15 октябрьдә без, Әтнә район китапханәчеләре, изге Болгар җирендә булып, Болгар дәүләт тарихи - архитектура музей-тыюлыгы буйлап сәяхәт кылып кайттык. Тарихи урыннарда булдык: Ак пулат, Кара Пулат,Көнчыгыш төрбә, Төньяк төрбә, олы шәһәр мунчасы , болгар медицинасы тарихын чагылдыручы музей - Табиб йорты биналары … Һәрберсенең тарихы гаять кызык. Борынгы Болгар җиренә туристларны әллә кайдан үзенә тартып тора торган объектларның берсе – " Ак мәчет” комплексында да булдык. Ул үз эченә мәчет өлешен, мөфти резиденциясен һәм мәдрәсәне алган. Мәчет ике манаралы, искиткеч матур архитектуралы. 922 елда ислам дәүләт дине буларак кабул ителүгә багышланган Истәлекле билге – музейга да кердек. Биредә үзәккә урнаштырылган иң зур Коръән китабын күрдек... Тарихи-мәдәни мирас елында изге Болгар җирендә булып, тарих белән танышу файдалы булды. Әлеге чара һәрберебез күңелендә матур тәэсирләр генә калдырды.
|