|
Главная » 2012 » Ноябрь » 12 » Картаймагыз әле ветераннар!
13:03 Картаймагыз әле ветераннар! |
Быел
Республика ветераннары
(пенсионерлары) оешмасының барлыкка килүенә 25 ел тулды. Республика
ветераннары оешмасы-җөмһүриятебезнең сан ягыннан иң зур, дәрәҗәсе ягыннан иң
абруйлы оешмаларның берсе. Ул үз сафларына 200 меңгә якын Бөек Ватан сугышы
ветеранын, 82 мең тыл ветеранын- барлыгы 1 миллионнан артык пенсионерларны
берләштерә. Күәм
авыл җирлегендә дә ветераннарның башлангыч оешмасы эшләп килә. Аның рәисе
Фәизов Фәргат абый. Ел башында Күәм авыл җирлегендә ветераннар саны - 429 пенсионер. Ветераннар
оешмасы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан
республикабызда үзешчәннәрнең "Балкыш” фестивале бара. Шул уңайдан, үзешчән
сәнгатьтә катнашучы ветераннарның район фестивале уздырыла. 3 нче ноябрь көнне Күәм авыл җирлеге буенча үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар Дусым авыл клубында чыгыш ясадылар. Концертны китапханәче Вафина Луиза алып барды.
|
Просмотров: 709 |
Добавил: luiza
| Теги: кичэ
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Праздники |
|
|