Һәр елны, июнь аеның беренче җомгасында, Калатау буенда "Әләшә бәйрәме" уздырыла. Быел да ул зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмдә районыбыз кешеләре генә түгел читтән кайткан кунаклар да күп иде. Бәйрәмгә килүчеләр Изгеләр чишмәсенең шифалы суыннан авыз иттеләр, балалар чыгышларын карап, дин кардәшләребезнең вәгазләрен тыңлап, Әүлияләр каберлегендә догалар кылдылар. Теләгән кешегә корбан шулпасы, пылаудан авыз итеп, коймак белән чәй эчәргә дә мөмкинлекләр тудырылды.
|