|
Главная » 2012 » Май » 9 » “Май иртәсе җиңү көне булып, безнең йөрәкләрдә уелды”
11:30 “Май иртәсе җиңү көне булып, безнең йөрәкләрдә уелды” |
Без быел бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршы алдык.
Бу бәйрәм бер елны да билгеләп үтелмичә калмый. Бик истәлекле көн. Һәр ел саен
безнең ветераннар Һәйкәл каршына бәйрәмгә җыела. Соңгы елларда сугышта ирен, улларын
югалткан хатын-кызлар да азаеп бара, фронтовиклар үзләре дә елдан-ел кими баралар. Утлар–сулар кичкән бу кешеләрнең безнең арада сирәгәя баруы бик кызганыч. Авылыбызда бердәнбер ветеран- Мозафаров Рәхим абый гына калды.Быел
да ветераныбызга "Май иртәсе җиңү көне булып, безнең йөрәкләрдә уелды” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәм китапханәче Луиза Вафина чыгышы белән башланып китте. Ул Рәхим
абыйны Җиңү бәйрәме белән ихлас котлады. Мәктәп укучыларының чыгышын да ветераныбыз бик җылы кабул итте. Күәм
урта мәктәбе директоры Хәмит Хакимзянов, җирле үзидарә башлыгы ярдәмчесе Айгөл
Фәйзиева чыгышлары да ветераныбызга олы хөрмәт буларак яңгырады. Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз рухына багышлап авылыбыз имамы Тәлгат
Фәттахов дога кылды. Һәйкәлгә венок куелды, чәчәкләр салынды.
|
Просмотров: 390 |
Добавил: luiza
| Теги: бэйрэм
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Праздники |
|
Календарь | « Май 2012 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|