11 апрельдә шагыйрь, публицист Самат Шакирның тууына 90 ел тулу уңаеннан Күәм урта мәктәбендә очрашу кичәсе булып узды. Очрашуга кунакка шагыйрьнең кызы Зөбәрҗәт ханым, мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рифат Җамали, "Казан утлары"ннан язучы Камил Кәримов, "Мәгариф" журналыннан Таһир Сабирҗанов, "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов, шагыйрьнең музеен оештыруда башлап йөргән ветеран укытучы Фәргать Фәизов та чакырылган иде.
|