30 март көнне, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, "Тукай иленә сәяхәт" китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Менә йөз елдан артык инде сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы күңеленә сеңдереп үсә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Укучыларга тәкъдим ителгән әлеге матур китап Тукайга багышланган. Бу җыентыкта шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре урын алган, тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүматлар табарга, рәссамнарыбызның аның әсәрләренә ясаган рәсемнәрен күрергә мөмкин. Бу матур китап укучыларда зур кызыксыну уятты.
|